«Кешеләр ач торудан бигрәк Рамазан аеның эчтәлегенә игътибар итә башлады»
Мөселманнар өчен иң хәерле һәм рәхмәтле ай ахырына да якынлаша.
Тагын 6 көннән Ураза Гаетен бәйрәм итәчәкбез. «Рамазан аеның тәэсире шундый көчле – дингә генә түгел, кешеләргә, дөньяга караш та үзгәрә. Бу – тыныч, ипле, күңелне йомшарта торган вакыт бит бу», – ди шәһәрдәшебез.
Гөлчәчәк Титова, эшмәкәр, «Нур-Ихлас» мәчете мәдрәсәсе мөгаллимәсе:
– Күңелемне иң сөендергәне – ураза тотучылар елдан-ел арта. Быел бер-ике көн генә өйдә авыз ачканбыздыр, калганнары – чакырулы. Төрле мәҗлесләргә барган саен яңа йөзләр күрәм, димәк, исламга кушылучылар күбәя. Икенчедән, бу ай чыннан да хикмәтле. Ел саен мөмкинлеге чикле хатын-кызлар өчен хәйрия ифтары уздырабыз, быел бер танышым шуны үткәрүгә 100 мең сум китереп бирде.– бу бит соклангыч, искиткеч.
Мине гаҗәпләндергән тагын бер күренеш турында сөйлисем килә. «Утыз Имәни» мәчетендә иртәнге намазларга килүче, ураза тоткан малайларга жетон бирәләр – шуны җыеп барып, алар соңыннан бәйгедә катнаша алалар. Ни күрим – араларында бер кызчык та бар! 4-5 яшьләр тирәсендәдер ул, көн дә әтисе белән килә – аңа да ничек сокланмыйсың.
Тагын бер танышым – Ландыш Шәрифуллина быел Рамазан аенда Гомрә хаҗына барды. 10 көннән соң кайтып китәргә тиеш булсалар да, күрше илләрдәге кискен вәзгыять белән бәйле алар төркеменә калырга туры килде. 3 көн кунакханәдә тордылар – аларны ашаттылар, шартлары яхшы иде. Татарстан мөфтияте җаен табып, төркемнәрен Махачкала аша кайтарды. 2 катлы иске автобус белән кайтырга чыкканнар, юлда кешеләр салкын тиеп каты авырый башлау сәбәпле бер шәһәрдә туктарга, хастаханәгә барырга туры килгән. Кыскасы, юлга ун көн киткән – йортларына авыр сынаулар аша кайттылар. Шулчаклы газаплы булса да, алар изге сәфәргә барып кайта алдылар, ә бит башкалар алдан түләп куйган булса да хәзер анда бара алмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев