Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

Намаз – шайтанның яратмаган нәрсәсе

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында намаз фазыйләтләре (өстенлекләре) турында яза.

Намаз укыган кешенең башка гамәлләре дә төзек булыр;

Намаз – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы, Раббыбыз әмер иткән гамәл;

Намаз – пәйгамбәрләр сөннәте;

Намаз – фәрештәләрнең яраткан гыйбадәте;

Намаз – иманның асылы;

Намаз – шайтанның яратмаган нәрсәсе;

Намаз – Кыямәт көнендә үз иясенә шәфәгать кылыр (аны яклар);

Намаз – үлем фәрештәсе җан алырга килгәч, шәфкатьлелек кылыр, шул кеше җиңел генә җан бирер;

Намаз – Кыямәт көненә кадәр иясенең каберен яктыртып торыр;

Намаз – Кыямәт көнендә баш өстенә күләгә, тәнгә кием булыр;

Намаз – Җәһәннәм утыннан пәрдә булыр;

Намаз – Җәннәткә керер өчен Аллаһы Тәгалә каршында дәлил булыр.

«Ислам дине нигезләре» китабыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш