Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

«Рамазанның хәтта һавасы да башка»

Мөселманнар өчен иң хәерле һәм рәхмәтле ай ахырына да якынлаша.

Тагын 6 көннән Ураза Гаетен бәйрәм итәчәкбез. «Рамазан аеның тәэсире шундый көчле – дингә генә түгел, кешеләргә, дөньяга караш та үзгәрә. Бу – тыныч, ипле, күңелне йомшарта торган вакыт бит бу», – ди шәһәрдәшебез. 

Фирдүсә Әюпова, Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче лицей директоры:
– Ураза тоту авыр түгел, ләкин җиңел дә димәс идем. Ел да Рамазан аенда, гадәттәгечә, эшлибез, бурычлар кимеми, күп мәсьәләләрне кешеләр белән хәл итәбез – бу да шактый энергия таләп итә. Ләкин нәкъ менә кыенлыкларны җиңә алудадыр инде бу айның мәгънәсе.
Елдан-ел түләүле ифтарлар күбрәк үткәрелә, моны «показуха» диючеләр дә бар. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: соңгы елларда, гомумән, җыелулар гадәткә кереп бара – кешеләр анда фикер алыша, аралаша, үзенә иптәш таба. Шуңа түләүле булса да, андый чараларның файдасы бар дип саныйм. Чөнки кешеләр вәгазь тыңлый, яңалыклар ишетә. Бергәләп ризык ашау да исламда хупланган гамәл бит. Нәтиҗәдә кешенең фикере үзгәрергә мөмкин.
Рамазан аенда хәтта һавада да үзгә бер җиңеллек сизелә. Гадәттә, без бәйрәм көнне бер-беребезгә ягымлы мөнәсәбәттә, яхшылык эшләргә тырышабыз, бүләкләр бирешәбез, ә монда ай буе шулай. Күңелдәге бу хисләр бөтен кешеләргә тәэсир итәдер кебек, хәтта башка дин, башка милләт вәкилләрендә дә бу хөрмәт уятадыр. Рамазан аеның тәэсире шундый көчле – дингә генә түгел, кешеләргә, дөньяга караш та үзгәрә. Бу – тыныч, ипле, күңелне йомшарта торган вакыт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ураза рамазан