Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

Шәүвәл ае уразасы

Савабы зур.

Фарыз ураза тотыла торган Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аенда мөселманнар гыйбадәтләрен тулыландыру һәм камилләштерү нияте белән 6 көнлек нәфел (өстәмә) ураза тота.
Бу хакта Аллаһның расүле – пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вәсәлләм болай дигән: «Кем Рамазан аенда ураза тотканнан соң Шәүвәл аенда 6 көн өстәсә – ел буе ураза тоткан кебек булыр».
Мәгълүм булганча, мөселманнар кылган һәр яхшы гамәлгә 10 яхшы эшнең савабы языла. Әгәр Рамазан аенда тотылган 30 көнлек ураза унга тапкырланса – бу 300 көн була. Шәүвәл аендагы өстәмә 6 көнне унга тапкырласак – 60 көн була. Шулай итеп, Рамазан һәм Шәүвәл уразасы көннәре 360 ка тула, ә 360 көн ул бер елга тиң (калган 5 көн ураза тотарга ярамый торган гает көннәренә туры килә).
6 көнлек нәфел уразасын Шәүвәл аеның беренче, ягъни гает көненнән кала, һәр көнендә дә тотарга мөмкин. Рәттән 6 көн тоту мәҗбүри түгел – бүлеп, әйтик, көн аралаш яисә берәр-икешәр көн тоту да рөхсәт ителә.

Шәүвәл ае уразасына ният һәм багышлау догалары:
Уразага ният – сәхәр догасы:
Нәвәйтү ән әсуумә саумә шәһри Шәввәәлә минәл-фәҗери иләл мәгърибе. Хаалисал лилләәһи тәгәәләә.
Ихластан Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен Шәүвәл ае уразасын таң вакытыннан башлап, кояш батканга кадәр тотарга ният кылдым.

Ифтар догасы:
Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әмәннтү вә г'әләйкә тәвәккәлтү вә г'әләә ризкыйкә әфтартү. Фәгъфир лии йәә гаффәәру мәә каддәмтү вә мәә әххартү.
Аллаһым, шушы уразамны Синең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Син биргән ризыклар белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка.
Савабы зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ураза рамазан дин вә тормыш Шәүвәл