Татарстан мөфтие иртәгә ни өчен ураза тотарга кирәклеген аңлатты
«Татар-информ» хәбәр итте.
Мөселманнарга Гашүрә көнендә ураза тотарга киңәш ителә. Ул быел 25 июньгә туры килә.
«Гашүрә көне – Аллаһ якын пәйгамбәрләренә яхшылык кылган, игелек өләшкән көн. Пәйгамбәребез бу көнне олылау өчен мөселманнарга ураза тотарга киңәш иткән», – дип язды Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үзенең Телеграм-каналында.
Ул шулай ук дин тотучыларга Гашүрә көненнән тыш тагын бер өстәмә көн ураза тоту мөһим, дип искәртте.
«Быел Гашүрә көнендәге ураза 24-25 июньгә яки 25-26 июньгә туры килә. Аллаһы Тәгалә безгә алдагы көннәрне гыйбадәттә үткәрергә көч һәм мөмкинлек бирсен!» – дип йомгаклый сүзен мөфти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев