Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

Ураза тоту — сәламәтлек өчен иң файдалы дәва.

Ураза тотучыларга сәламәтлеккә зыян китермичә, дөрес туклану буенча киңәшләрне нутрициолог Чулпан Мөслихова бирә.

Бүгенге язмабызда ураза тотучыларны борчый торган кайбер сорауларга ачыклык кертеп китәрбез.
Уразаның икенче атнасына да аяк бастык. Әкренләп режимга ияләнә барабыз.  Беренче атнада организм, циркад ритмнары үзгәрү сәбәпле, стресс белән көрәшкән булса, хәзер инде организмда ныклы сәламәтләнү, интоксикация процессы башлана. Авыру күзәнәкләр яңара, май күзәнәкләре «бушый», дөрес тукланган очракта органнар тирәсендә тупланган эчке майлар кими башлый, бавыр, бөер, лимфалар, кан тамырлары чистара, организмдагы ялкынсынулар кими, иммун системасы ныгый, организм үзендә бара торган картаю процессын киметә. Гомумән, организм яңара. 
Майлар таркалганда алар белән бергә бик күп токсиннар бүленеп чыга. Ныклы чистарыну процессы башлана. Бу вакытта кайбер кешеләр үзләрендә баш авырту, хәлсезлек, авыздан ис килү кебек күренешләр белән очраша. Уразага әзерлексез кергән, су әз эчкән, рационында шикәр, глютен, кофеин күп булганнарда бу халәт аеруча нык сизелә.
Хәлне җиңеләйтү өчен ифтар ашап ике сәгать үткәч 5-7 көн дәвамында берәр төрле сорбент эчәргә мөмкин. Сорбент эчәклектән токсиннарны, агулы матдәләрне бергә җыеп чыгара. Су режимын саклау мөһим. Су әз эчелсә, кан куера, кан басымы төшә, баш миенә кислород аз килә. Әгәр сәхәр вакытында кофе яисә баллы эчемлек эчелсә, җиңел углеводлар ашалса, канда шикәр тиз төшәчәк һәм инде көннең беренче яртысында ук энергия кими, баш авырта башлый. Шуңа сәхәрдә катлаулы углеводлар, терлек майлары, сыйфатлы аксым һәм яшелчәләр ашагыз. Организмнан агулы матдәләр тизрәк чыксын өчен су кирәк. Ифтар белән сәхәр арасында суны үзегезнең һәр 30 кг авырлыкка 1 л чамасыннан исәпләп эчегез. Су - тереклек чыганагы икәнен онытмыйк. Җылы су эчегез, аңа лимон, мелиса, бөтнек, грейфрут өсти аласыз. Шулай ук сәхәр ашаганда омега 3, Д һәм С витамины эчәргә мөмкин. Алар да хәлне яхшыртуда ярдәм итә. Сәхәр вакытында баллы ризыклардан, кофеинлы ризыклардан да баш тартыгыз, алар кандагы шикәр күләмен «уйнатып» хәлсезлеккә китерергә мөмкин. Саф һавага чыгып керегез, һава баш миен кислород белән тәэмин итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ураза рамазан дин вә тормыш