Уразаның файдасы
• Ураза тоту Аллаһны исебезгә төшерә. Җаваплылык хисен арттыра, әдәплелек тәрбияли. Күңелләрне түбән хисләрдән һәм уйлардан арындыра, хуш күрелмәгән эшләрдән һәм кешеләргә карата начар мөгамәләдә булудан тыеп кала.
Ураза күзләребезне хәрамга караудан саклый, телебезне – ялганнан һәм хәерсез сүзләрдән, колакларыбызны – гайбәттән, карыныбызны – хәрам ризыктан, кулларыбызны – яман эшләрдән һәм аякларыбызны хәрам артыннан чабудан саклый.
• Ураза тоту кешене сәламәтләндерә. Мөхәммәд Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән: «Ураза тотыгыз – сәламәтлеккә ирешерсез».
Ураза тотуның кеше организмы өчен файдалы булуын галимнәр исбатлаган. Танылган француз галиме, Нобель премиясе лауреаты, доктор Алексис Каррельнең фикеренчә, ураза вакытында организмнан анда җыелган таркалу продуктлары чыгарыла, кеше тәне бер яңарыш кичерә.
• Ураза тоту кешене сабырлыкка өйрәтә. Үз-үзен озак вакыт ашамый-эчми торырга күнектергән кеше тормыш аңа хәзерләгән авырлыкларны жиңеп чыгарга әзер, бәла-казалар килгәндә түзәргә дә сәләтле, кирәк булса дошманнарга каршы торырга да көченнән килә.
Мөэминнең гөнаһлары кичерелүгә дә сәбәп була. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бер хәдисендә: «Кем иманлы булган хәлдә, әҗерен Аллаһтан өмет итеп, Рамазан уразасын тота икән, шуның бөтен элекке гөнаһлары гафу ителер», – дигән.
• Ураза тоту җәннәткә керүгә сәбәп була.
Җәннәтнең Әр-Райян дигән капкасы бар. Кыямәт көнендә бу капкадан ураза тотучылар керәчәк. Һәм әлеге капкадан алардан башка беркем дә кермәячәк.
• Кыямәт көнендә ураза кол өчен шәфәгатьчелек кылыр. Һәм әйтер: «Әй Раббым! Мин аңа ашарга рөхсәт бирмәдем, нәфсенең теләкләренә каршы килдем. Шәфәгатемне кабул кыл!»
• Аллаһы Тәгалә ураза тотучының догасын кабул итә. Сөекле Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шуны әйткән: «Өчәүнең догасы кире кагылмас: гадел җитәкченең, авыз ачканга кадәр ураза тотучының һәм золым күрүченең». «Ураза тотучының ифтар вакытындагы догасы һич тә кире кагылмас».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев