Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Иҗат

Дәвамы бар...

Шагыйрь Лилия Гыйбадуллина иҗатына багышланган кичә.

Дәвамы бар… 
24 март көнне Г. Камал театрында танылган язучы, шагыйрь Лилия Гыйбадуллина иҗатына багышланган «Дәвамы бар» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәгә күп санлы әдәбият сөючеләр, шагыйрьнең каләмдәш дуслары, якташлары, якыннары җыелган иде. 
 
Хәзер бит инде бездә яңа заманча тенденция – шагыйрьләр шигырьне язып кына калмый, аны сөйләп тә, шигъри образны үзләре үк тудырып, уйнап та бирә – «Дәвамы бар...» кичәсендә Лилия актриса буларак та катнашты. Тамашаның үзәгендә Лилия тудырган образ хакимлек итте. Ул Лилия үзе дә иде, ул – без барыбыз да идек, ул бүгенге татар һәм шул ук вакытта үз тамырларын югалта барган гадәти бер кеше дә иде. 
 
Аның сәхнәдәше, Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллина шулай ук бик күп төрле рольләр башкарды. Ул башта безне «Иң тәүдә сүз булган» чорларга алып кереп китте, икенче мизгелдә әби-бабаларыбызга, милли тамырларыбызга алып кайтты. Шул ук вакытта безне «кара плащ» кияргә мәҗбүр иткән кара көчләрне дә чагылдырды. Сәхнәдә Лилия белән бергә без үзебез дә «яшәп алдык». Һәм, мөгаен, аның белән бергә үзебезне – киләчәк буыннарны үз артыннан ияртерлек кыю, көчле татар хатыны сурәтен тапканбыздыр. 
 
Тамашаны һәркем үзенчә аңлагандыр, әлбәттә. Ә миңа ул тагын бер кат үзәгебезне, борынгыдан канга сеңгән милли хәтеребезне җуймаган очракта гына дәвамыбыз булачагын искәртте. 
 
Кичәнең икенче өлешендә сәхнәдә Лилия Гыйбадуллина сүзләренә язылган затлы җырлар Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Гөлназ Закирова, Алмас Хөсәенов, Алсу Фәйзуллина кебек затлы җырчылар тарафыннан башкарылды. 
 
Аннары сәхнәгә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла күтәрелде. «Монда сүзләр артык, – диде ул, – татар шигърияте исән, татар шигърияте яши һәм яшәячәк». Һәм үзенең рәсми вазифаларына күчте – Лилия Гыйбадуллинаны Тукайның 140 еллыгы уңае белән чыгарылган медаль белән бүләкләде. Кичәнең режиссеры Нәфисә Исмәгыйлева әдәбиятны пропагандалаган өчен шундый ук бүләккә лаек булды. «БлагоДарение» фонды җитәкчесе Фәрит Муллагали улы Салиховка Татарстан язучылар берлегенең «Әдәбиятта хезмәттәшлек өчен» медале тапшырылды. Мәдинә Гайнуллинага исә «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билегесе тапшырылды. 
 
Ә без, «Мәйдан», «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәрләре һәм Факил абый Сафин җитәкчелегендә килгән Чаллы язучылары Лилиябез өчен сөенеп кайттык. Кичәгә Лилиянең иҗатташ дуслары – Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗевлар һәм Рабит Батулла, Рәдиф Гаташ, Ләбиб Лерон кебек олы язучылар да килгән иде. Классикларыбызның берсе Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя апа, уллары Искәндәр, Мансур Гыйләҗевлар... Бик күп танылган артистлар, галимнәр... Һәм, әлбәттә, шигърияткә битараф булмаган тамашачылар. Бер сүз белән әйткәндә, татарның каймагы... Бу инде Лилиянең шигъриятенә генә түгел, шигъриятнең үзенә мөнәсәбәтнең дә чагылышы. Һәм, чыннан да, татар шигърияте исән, дигән сүз. 

Резидә Гасыймова
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты