70 ел динсезлектән соң – «Тәүбә»
22 июльдә Чаллыдагы «Тәүбә» мәчетенең рәсми ачылуына 34 ел тулды. 1992 елда ишекләрен ачкан бу иман йорты шәһәрнең генә түгел, Татарстанның да дини яңарыш символына әверелде.
Аның төзелеш тарихы, ачылу мизгелләре һәм ул елларның рухы турында шәхси истәлекләр һәм тарихи фактлар аша искә алабыз.
1992 ел. Әле яңа гына Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга кергән беренче курс студентларыбыз. Шәһәрдә мәчет ачылганын беләбез, тик әле күргән юк. Шулай да бер төркем кызлар җыелып, яулыклар ябып, имтихан алдыннан мәчеткә барасы иттек.
Гөлчәчәк Титова
ГЭС бистәсендә урнашкан горур, мәгърур, үзенчәлекле архитектуралы «Тәүбә» мәчете әллә каян игътибарны җәлеп итеп тора. Чөнки без күреп өйрәнгән иман йортларының берсенә дә охшамаган.
Хәтерлим, мәчеттә безне елмаеп Хәлимә һәм Рәзинә апалар каршы алды. Сәдака биреп, дога кылганнан соң, кызлар: «Монда идән юасы бар иде әле», – дип куймасыннармы?
Безгә, 17 яшьлек кызларга, эшмени инде ул? Җиңнәрне сызгандык та, тотындык җыештырырга. Хәлимә апаның улы Ильяс йөгереп кенә су ташып тора, без баскыч арты баскыч юып, 3нче каттан беренче катка таба төшәбез. Кем уйлаган ул вакытта әлеге мәрмәр баскычларның һәркайсына кемнеңдер өлеше кергән, тире тамган дип, һәм миңа дистә еллардан соң шул турыда язарга туры килер дип?
…1987 ел. Тау мәчетенә генә сыеша алмаган бер төркем аксакал бабайларыбыз иман йорты салу өчен җир даулап йөри башлый. Чаллыда гына барып чыкмагач, Казанга, хәтта Мәскәүгә барып җитәләр. Бөек Ватан сугышын кичкән, сүзләрен үлчәп, әмма курыкмыйча әйтә белә торган, түшләре хисапсыз орден-медальләр белән тулы бабайлар милли хәрәкәттә дә теләктәшлек таба. Һәм, Әлхәмдүлилләһ, хәзерге «Тәүбә» мәчете урыныннан җир бирелә. Сугыш кырларында динебезне саклап калган, намазларын калдырмаган, безгә динле, якты киләчәк сорап дога кылган бу бабайларыбызның урыннары җәннәт түрләрендә булсын.
Мәчетнең проекты да бик тиз эшләнә. Архитекторы – Маркиз Басыйров. Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин да проектны бер күрүдә ошата. «Бу бит күккә ашкынган «Шатл»», – ди. Һәм мәчет төзелешенең 10 % чыгымын күтәрергә вәгъдә итә. Сүзендә тора, озак та үтми, акча килә, эш башлана.
«Дингә сусаган халыкка бер йотым су кебек булды ул еллар», – дип искә ала бу вакытларны шәһәребезнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла.
Кешеләр ярыша-ярыша акча, төзелеш материаллары бирде. Кемнән барып сорасак, берәү дә каршы килмәде. Хәтта безгә, әле ул вакытта юньләп намаз да укый белмәгән малайларга, акча тоттырып җибәрәләр иде. Кем бетон, кем кирпеч, кем такта китереп бирә.
1989 елның 1 апрелендә мәчет нигезенә беренче казык салына.
Ул чорда «Тәүбә» мәчетен төзи алырлык куәтле оешма – Марат Бибишев җитәкләгән Чаллы йортлар төзү комбинаты була. Марат Шакирович проектлаштыру, төзү, бизәүне тулысынча үз өстенә ала.
Тәлгать Таҗетдин төзелеш эшенә даими кураторлык итә, аны бөтен СССРга таныта. Мөселманнар арасында № 1 булган Тәлгать Таҗетдинның дәрәҗәсе югары, аны тыңлыйлар, сүзенә колак салалар. «Тәүбә» күтәрелеш чорындагы беренче мәчетләрдән була. Исеме дә бик символик мәгънәгә ия. 70 ел динсезлектән соң халык тәүбә итте, иманга килде…
Биш ай эчендә (рекорд бит бу!) – 23 августка мәчетне бина итеп, түбәсе ябылмаган килеш, манарасына ай куела.

«Ай куйган көнне урамнан йөреп булмый иде. Муса Җәлил проспектында хәтта машина хәрәкәте туктатылды. Чөнки күпер өсләренә чаклы халык белән тулган иде. Бөтенесенең әлеге вакыйгада катнашасы, күрәсе килде», – дип искә ала Әлфәс хәзрәт.
Милли күтәрелеш еллары. Халык уянып килә. Ай кую бик зур вакыйга була. Хәтта мәчетне ачканда да бу тиклем халык җыелмый.
1992 елның 22 июлендә «Тәүбә» мәчете рәсми төстә ачыла. Әлеге вакыйгага бик күп илләрдән делегацияләр килә.
70 ел буена татар халкының йөрәгенең иң яшерен почмагында качып яткан иман шулай дулкын кебек бәреп чыга, ярларына сыешмый шаулый да… әкрен генә кире китә… (табигать законнарын алдап буламыни?).
Бу күтәрелеш тә шулай була. Милли хәрәкәт вәкилләре кыйбланы үзләренчә барлый. Мәчет әһелләре җәмәгатьне намазга чакыра. Чөнки мәчет булгач, намаз укырга кирәк, дингә керергә кирәк, ниндидер начар сыйфатларыңнан арынырга кирәк.
«…Дулкын китте, күбеге калды», – дип искә ала Әлфәс хәзрәт. Шаукымга бирешмичә, ул вакытта ябышып калган кешеләр хәзерге вакытта да мәчетләребездә хезмәт куя.
Тормыш дулкыннары «Тәүбә» мәчетен дә селкеткәли. Төрле илләрдән дин, үзләре белән төрле агымнарны алып килүчеләр була. Һәм алар барысы да идеал итеп кабул ителә. Әмма, вакыт үтү белән, ялгышларыбыз барлыгы да аңлашыла башлый. Бүгенге көндә, Әлхәмдүлилләһ, ата-бабаларыбыздан мирас итеп калган үзебезнең Әбү Хәнифә мәзһәбен саклап калу юллары табылды.
1990 елларда дингә йөз белән борылуны символлаштырган «Тәүбә» мәчете бүгенге көндә дә шәһәребез, җөмһүриятебез масштабында аерым урын алып тора. Имам-хатыйбы – ЭбуБәкр хәзрәт Абдеев, Ислам фәннәре докторы (безнең төбәктә бу дәрәҗәгә ирешкән бердәнбер хәзрәт).
…«Тәүбә» мәчете ачылган көнне, 1992 елда, Җәмигъ мәчете төзелешенә дә таш салына, әмма аны башлап китү авыр була. Әлхәмдүлилләһ, 30 елдан соң бу эш өр-яңа сулыш алып күтәрелеп китте. Монсы инде – Аллаһы Тәгаләнең безнең буынга бирелгән рәхмәте, монсы – безнең Тәүбәбез.
Гөлчәчәк Титова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев