Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1967нчы елгы кешеләр ничәнче елда пенсиягә чыга?

Шәһәрдәшебезнең пенсия турындагы соравына белгеч җавап бирә.

Газета укучыларыбыз “40 ел стажы булган, 1967нчы елгы кешеләр ничәнче елда пенсиягә чыга?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Россия Пенсия фондының Чаллы бүлеге матбугат хезмәте мондый җавап бирде.

Хезмәт стажы зур булган гражданнар пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. Хатын-кызлар 37, ир-атлар 42 ел стажга ия булган очракта картлык буенча иминият пенсиясен билгеләнгән яшьтән (тик хатын-кызлар өчен 55 яшьтән, ир-атлар өчен 60 яшьтән дә иртәрәк түгел) 24 айга иртәрәк алырга мөмкин.

1967нче елгы ир-атлар пенсиягә 2032нче, 42ел стажы булса 2030нчы елда чыга ала.
1967нче елгы хатын-кызлар пенсиягә 2026нчы, 37ел стажы булса 2024 нчы елда чыгарга хокуклы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев