2 яшьлек сабый өске каттан егылып төшкән
Яңалыклар тасмасы

2 яшьлек сабый өске каттан егылып төшкән

Бу вакытта әти-әниләре өйдә булган.

Фаҗига Уфада була. 2 яшьлек сабый москит сеткага таянып 4нче каттан егылып төшә. Бу вакытта баланың әти-әнисе өйдә була. Алар фатирны җилләтергә дип тәрәзәне ачып куйган булалар. Сабыйның тәрәзә төбенә менүен сизми калалар. Бәхеткә, кыз бала исән. Ул төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. 


Нет комментариев