Рамазан ае 29 көн дәвам итәчәк.
2027 елда ураза 8 февральдә башлана. Бу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман календарендә күрсәтелә.
Рамазан ае 29 көн дәвам итәчәк, аның соңгы көне 8 Мартка туры килә. 9 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып торалар. Рамазан аенда кич белән мөселманнар мәчетләргә таравих намазы укырга йөриләр.
Нет комментариев