Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

3 яки 4 балалы аналар вакытыннан алда пенсиягә чыга ала

Моның өчен аның 15 ел эш стажы булу шарт.

Дүрт бала аналары 56 яшьтән, өч балалылар 57 яшьтән пенсиягә чыга. Ул балаларын 8 яшькә кадәр тәрбияләгән һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителмәгәннәргә карала. Уллыкка алынган очракта, ана бер тапкыр да баладан баш тартмаган булырга тиеш.
Тагын бер күрсәткеч - пенсия коэффициентының 28,2дән ким булмавы. Эш стажын һәм коэффициентны татарстанлылар госуслуги порталында белә ала.

Исегезгә төшерәбез, биш һәм аннан артык баласы булган аналарга пенсия 50 яшьтән каралган. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хәбәр итүенчә, быел 18 меңнән артык күпбалалы ана вакытыннан алда пенсиягә чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев