Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

9 майда Чаллыда нинди һава торышы көтелә?

«Вәзгыять бертөрле генә түгел, чөнки көнчыгыштарак, Башкортстан аша Уралга циклон күтәрелә, әлеге циклон үз артыннан явым-төшем зонасын тартып китерә», - диләр синоптиклар.

9 Майда Татарстан халкына барысына да әзер булырга кирәк – кулчатырларның да кирәге чыгачак, җылырак та киенергә туры киләчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы көнендә булачак һава торышы турында хәбәр итте.

«Вәзгыять бертөрле генә түгел, чөнки көнчыгыштарак, Башкортстан аша Уралга циклон күтәрелә, әлеге циклон үз артыннан явым-төшем зонасын тартып китерә, ул 9 Майда көндез Чаллының һәм Татарстанның көнчыгышын каплап алачак. Казанда көн бераз яңгырлы булыр дип көтелә. Әгәр Чаллыда 6-9 сәгать буе яңгыр яуса, Казанда ул кыска вакытлы булачак, явым-төшем күләме 2-3 миллиметр тәшкил итәчәк», - дип сөйләде синоптик.

Төнлә һава температурасы +1..+6 градус тәшкил итәр дип көтелә. Көндез температура +10..+12 градустан югары күтәрелмәячәк. Җил төньяк-көнбатыштан исә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы