Абитуриентларга – тәүлек буена ярдәм
Яңалыклар тасмасы

Абитуриентларга – тәүлек буена ярдәм

Бу хакта Россия Фән һәм югары белем министры хәбәр итте.

Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция режимындагы киңәшмәсе барышында шулай дип белдерде.
Министр әйтүенчә, югары уку йортларына керүчеләргә бердәм элемтә үзәге аша ярдәм оештырыла. «Абитуриентларга бердәм элемтә үзәге аша телефоннан, шулай ук электрон почтадан тәүлек әйләнәсе ярдәм күрсәтелә», – диде Валерий Фальков.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проект

Нет комментариев