Казанда коточкыч авария: җәяүле урында ук җан бирде
Юл һәлакәтендә машина йөртүче гаепле, ди инспекторлар.
4 февраль кичке якта Казанның Ибраһимов урамында җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. 41 яшьлек ир-атны иномарка машинасы бәрдерде. ТР Дәүләт автоинспекциясе белдерүенчә, җәяүле юлны светофорның яшел утына чыккан була. Бу вакытта зур тизлектә иномарка машинасы хәрәкәт итә. Җәяүле урында ук җан бирә. Хәзер юл-транспорт һәлакәтенең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Фото ТР Дәүләт автоинспекциясеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев