Аленаның үлеме белән бәйле экспертиза нәтиҗәләре билгеле
Бу хакта бала тапканда үлгән шәһәрдәшебезнең абыйсы Юрий Филлипов хәбәр итте.
.
«Шигебез юкка булмаган – Дәүләт экспертизасы нәтиҗәсе икеләнүләргә урын калдырмады. Документлар Аленаның үлеме табиблар эшендә кагыйдә бозулар белән бәйле икәнен раслады. Бала тудыру вакытында табиблар куркыныч һәм акушерлар арасында тыелган манипуляция – нарасыйны аналыктан басып (кысып) чыгаруны кулланган. Бу аналыкның шартлавына һәм күпләп кан агуга китергән», – дип хәбәр итте безгә Юрий Филлипов.
Исегезгә төшерәбез, Чаллыда укытучы булып эшләгән 36 яшьлек хатын-кыз бала тапканнан соң үлде. Аның өченче баласы - улы Кама дәүләт медицина үзәгендә 2023 елның 6 мартында туды. Туганнары әйтүенчә, Алена баласын авыр таба, аның шул вакытта хәтта йөрәге туктый. 7 март көнне аны Казанга, республика клиник хастаханәсенә китерәләр.
Атна дәвамында табиблар аның тормышы өчен көрәшә, Мәскәүдәге хезмәттәшләре белән киңәшә. Тик Аленаны коткарып кала алмыйлар, 14 март көнне аның йөрәге тибүдән туктый.
Хәзерге вакытта ире өч баланы берүзе тәрбияли. Шунысын да әйтергә кирәк, авыр туган баланың хәле дә үзгәрешсез. «Ранельнең статусы – «паллиатив», ягъни дәвалап булмый торган. Танышларым, журналистлар миннән яхшы хәбәрләр көтә, тик аларның өметләрен аклый алмыйм. 6 мартта балага 3 яшь тула, тик ул йөрми, утырмый, сөйләшми, мөстәкыйль ашамый. Аны хәзерге вакытта Аленаның ире Рафаэльнең әти-әнисе тәрбияли», – дип уртаклашты Юрий.
Бүгенге көндә ул адвокаты белән судка документлар әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев