Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин: «Мөселман тормышында бу, һичшиксез, булырга тиеш»

Чын мөселман нинди булырга тиеш?

Бу турыда Чаллыда «Витязь» спорткомплексында Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV бөтенроссия турниры оештырылган вакытта шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллиннан сораштык. Чын мөселман көчле дә булырга тиеш, дигән фикерләрне әйтте ул.

– Бу ярышларның әһәмияте шунда – без исламда яшәү рәвешен күрсәтәбез, ачык чагылдырабыз. Чөнки ислам тормышында яшәүче ураза тотып, намаз гына укымый. Ул актив тормыш белән яши. Чын мөселман егетләре көчле-гайрәтле булсыннар, әти-әниләрен, якыннарын яклый алсыннар дигән максат белән уздырыла әлеге ярышлар. Турнир ел саен киңәя бара, башка республикадан килгән спортчылар саны да арта. Шуны да әйтеп үтәм, күп егетләрнең намазга басуын күрәбез. Алар шулай киләләр дә, намаз укымагач, без аларны ярышларга алмыйбыз. Күрәбез, икенче елны егет тагын килгән, намаз да укый башлаган. Чаллы мөселманнары гер күтәрү, көрәш, футбол, баскетбол кебек төрле спорт ярышларында катнаша. Чаллы мөхтәсибәте оештырган туристик чараларга да йөриләр. Хәтта кечкенә балалар да килә. Спорт мөселман тормышында булырга тиеш, – дип сөйләде Әлфәс хәзрәт Гайфулла.   

– Әлеге ярышларны 14 ел элек Әлфәс хәзрәт белән башлап җибәргән идек. Ул беренче тапкыр «Олимпийский» спорт комплексында оештырылды. Анда кул көрәше буенча гына турнир уздырдык. Аннары исә татарча милли көрәшне дә куштык һәм «Витязь»да үткәрә башладык. Ярышлар елдан-ел киң колач җәя. Төрле яклардан спортчылар килә. Бу, әлбәттә, сөендерә. Төп приз да саллы бит! –  дип сөйләде кул көрәше буенча баш хөкемдар Марсель Хәмидуллин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев