Быел Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 14 баланың гомере өзелде
Яңалыклар тасмасы

Быел Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 14 баланың гомере өзелде

Республика Дәүләт автоинспекциясе шундый статистика китерде.

2026 елның 9 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 14 баланың гомере өзелгән, 381 бала зыян күргән. Ведомство мәгълүматлары буенча, әлеге чорда Татарстанда балалар катнашында барлыгы 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

«26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр балалар арасында юл-транспорт травматизмын киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы (рейдлар, мәктәпләрдә иминлек дәресләре, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү) оештырылачак», – дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.
 


юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев