Артист Илназ Гаффанов «Тантана» премиясендә җиңде
Яңалыклар тасмасы

Артист Илназ Гаффанов «Тантана» премиясендә җиңде

Аңа кайсы роле зур уңыш китерде?

Бүген, халыкара театр көнендә Габдулла Тукай исемендәге театрда республиканың "Тантана" премиясен тапшыру тантанасы булды. 

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 5 номинациядә җиңү өчен көрәшкән иде.

Илназ Гаффанов  "Алтын алка" спектаклендәге Миңлебай роле белән "Ел дебюты" номинациясендә җиңү яулады.

Илназ Алабуга районы Морты авылында туып-үскән. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаганнан соң Туймазы татар дәүләт драма театрында эшләде. Ике ел инде ул Чаллы театрында хезмәт куя.

23 яшьлек артистны тамашачы "Алтын алка", "Сөяркә", "Чыкты атым күләгәдән" һәм  башка спектакльләрдәге рольләре өчен яратты.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Фото: хакимиятнең телеграм-каналыннан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


"Тантана" премиясе Театр артистлары "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты

Нет комментариев