Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артур Хәсәнов кире хәрби операциягә китәргә җыена

Апрель башында ул ике атналык ялга кайткан иде.

"Берсекөнгә инде китәм, әлегә сәламәтлекне ныгытып йөрим, система алам", - диде ул безгә. - "Кемнең китәсе килсен, бер дә җиңел түгел" - дип өстәде соңыннан. 

Исегезгә төшерәбез, Артур ярты ел элек мобилизацияләнде. Өйрәнүләр вакытында построение каршында Филүс Каһировның "Киек каз юллары" җырын күңелләргә үтеп керердәй итеп башкарып, бөтен халыкның мәхәббәтен яулады. (Бу хакта монда укый аласыз) Җырчы Артур Хәсәнов узган ел "Туган тел - милли премиясе"нә лаек булган иде. Аның статуэткасын ул әле яңа кулына ала алды. Артурны чын күңелдән котлыйбыз һәм исән-сау әйләнеп кайтуын телибез!

Артур Хәсәновның Чаллыга кайтуы турында монда язган идек.

Артур Хәсәновның Филүс Каһиров белән чыгыш ясавы турында монда язган идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция татар эстрадасы