Җырчы солдат турында
Халыкны җырлап елаткан солдат Артур Хәсәнов турында абыйсы сөйләде.
Мобилизацияләнгән татар егете Артур Хәсәновны хәзер белмәгән кеше юк. Ул хәрби построение алдында танылган артист Филүс Каһировның "Киек каз юллары" җырын башкарып илкүләмендә танылды. Социаль челтәрләрдә видеосын караучылар саны йөз меңнән артып китте.
Аныңкөчле тавышына, моңына хәтта танылган җырчылар да сокланды. Филүс Каһиров хәрби операциядән кайткач, аңа бер сәхнәдә дуэт җырларга тәкъдим итте. Бу хакта без http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/filus-kahirov-soldat-egetka-duet-yrlarga-takiedim-itte яздык. "Минем чакыру сиңа исән-сау кайтырга стимул булсын. Шушы сәхнәдә бергә җырларга язсын", - диде җырчы.
Аннары ул Артур Хәсәновның әти-әнисен үз концертына чакырды. Аларга чәчәкләр бүләк итеп, рәхмәтләрен җиткерде.
Хәзерге вакытта Артур Хәсәнов Пензада хәрби өйрәнүләрдә. “Шәһри Чаллы” редакциясе журналисты аның абыйсы, Уфаның “Нур” татар дәүләт театры актеры, режиссеры Марат Хәсәнов белән элемтәгә чыкты.
- Артурның киткәнен аңламый да калдык. Кич хәбәр килде, иртән 8дә алып та киттеләр. Әлегә ул Пензада өйрәнүләр үтә. Кич сөйләшеп торабыз. Бар да яхшы ди. Артур миннән 5 яшькә кечерәк. Гаиләдә 2 малай үстек. Төрле чаклар булгалады. Тик бездә абыйларны хөрмәт итү дигән нәрсә бар. Әти-әни шулай тәрбияләде. Шуңа да без чын абый белән энекәш булып яшибез. Миңа повестка килмәде. Килсә, энекәшем белән бергә киткән булыр идем, - дип сөйләде Марат Хәсәнов.
Артурның таланты тумыштан, ди туганы. Кечкенәдән үк ул музыкага тартылган. Уфаның радиоэлектроника көллиятенең МЧС кафедрасын тәмамласа да, һөнәре буенча эшләмәгән.
- 2008нче ел иде, ялгышмасам, Туймазы театрында эшли идем әле. Театрга тавыш операторы кирәк булды. Шунда Артурга әйтеп карадым. Ул ике дә уйламый ризалашты. Шул вакыттан чын-чынлап музыка белән шөгыльләнә башлады ул. Яхшы гына килеп чыга иде аның, - дип уртаклашты абыйсы.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев