Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азат Каримов: «Сыгылсак та сынмадык»

Җырчы үзенең 34 яшьлек туган көне уңаеннан хисләре белән уртаклашты.

"Үткәнне искә алсак, көлердәй хәтирәләр дә җитәрлек, сыгылсак та сынмадык бит әле дип сөйләрдәйләре дә. Соңгылары, ни кызганыч, шактый күп. Чиста намус белән үз баскычыбыздан әкренләп үрлибез. Җиңел генә булмады дип әйтәсем килә, күңел сызлануларыбызны җан дусларыбыз белә", - дип уртаклашты җырчы үзенең социаль челтәрендә. 

Азат әфәндене без дә туган көне белән котладык. "Без һәрвакыттагыча иҗатта, әле яңа гына "Егет җыры", "Ашкыну", "Без танышкан урам" җырлары табадан төште. Күз нурларым - балаларым һәм җәмәгатем янәшәсендәмен. Шул иң зур бәхет минем өчен", – ди Азат Каримов. 

Исегезгә төшерәбез, җырлы гаилә Алинә һәм Азат Каримовлар күп еллар "Җырлыйк әле" тапшыруын алып барды. Быелдан тапшыруның алып баручылары үзгәрде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев