Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче сентябрьгә күпер төзелеп бетә

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Гостев урамында күпер төзелеше белән танышты. Аэродром урамыннан Батенчук урамына кадәрге участокта автомобиль юлын реконструкцияләү узган елның августында башланган иде.

Хәзерге вакытта  «РБР 16» компнаиясе хезмәткәрләре  күпернең пролет корылмаларын урнаштырганнар.
Төзүчеләр эшләрне тәмамлап, күперне агымдагы елның 1 сентябренә ачарга вәгъдә итә.

«Биредә барысы да заманча стандартлар буенча төзелә. Юл дүрт полосалы, җәяүлеләр өчен аерым зона булачак. Бу күпер бик кирәк. Мәләкәс аръягы халкының мобильлегенә йогынты ясаячак», - дип бәяләде мэр. 

Объектны төзегәндә ГЭС бистәсе һәм Мәләкәс аръягыннан ягыннан чистарту корылмалары төзелешен тәмамлау, күпердә дренаж системасы, яңгыр сулары канализациясе урнаштыру, электр белән тәэмин итү челтәрләрен сузу, светофорлар һәм яктырту җайланмаларын урнаштыру күздә тотыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев