Биш номинациядә «Тантана» премиясенә дәгъва кылалар
Кемнәр алар?
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясенең биш номинациясендә тәкъдим ителде. Бу хакта театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов хәбәр итте.
"Коллективыбыз өчен сөенечле вакыйга. Артистларыбыз биш номинациядә дәрәҗәле премиянең номинанты булдылар.
"Дебют» – Инсаф Һидиятуллин, "Без – 41нче ел балалары» һәм «Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» спектакльләрендә уйнаган рольләре өчен; "Иң яхшы эпизодик роль» – Рәфикъ Каюмов, «Без - 41нче ел балалары» спектаклендә Гайфи роле өчен;
"Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» – Илфат Әскәров «Без - 41нче ел балалары» спектаклендә Хәлил Фәтхиевич роле өчен;
"Актерлар ансамбле» – «Без – 41нче ел балалары» спектакле; «Зур формадагы иң яхшы спектакль» – «Без – 41нче ел балалары» спектакле."
Әлеге спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәгә куйды. Спектакль тиз арада тамашачыларның яраткан тамашасына әйлләнде.
"Тантана" премиясе театр сәнгатендә зур уңышларга ирешкән иҗат әһелләренә бирелә.
Җиңүчеләрнең исемнәре 2025 елның 27 мартында билгеле булачак.
Фото театр сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев