Зыян күрүчеләр бар.
Бүген Чаллы – Түбән Кама трассасында юл-транспорт һәлакәте булды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе мәгълүматлары буенча Fiat Ducato микроавтобусы җиңел машина белән бәрелешкән һәм ауган.
Микроавтобуста 11 кеше булган, аларның икесе зыян күргән. Аларны ашыгыч ярдәм хезмәте хастаханәгә алып киткән. Авария урынына «Биклән» посты янгын сүндерүчеләре һәм 72нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Прокуратура тикшерү эшләре башлады.
Нет комментариев