Идәнгә нәрсә җәяргә?
Линолеум яхшыракмы, ламинатмы, паркетмы?
«Аларның һәрберсенең үз премиум-сегменты бар», – ди белгечләр. Хезмәт итү вакытын истә тотканда, арзанлы линолеум озак куандырмаячак. Суыткыч торган урында эзләр кала, ялгыш пычак белән киселеп китәргә мөмкин. Әмма андый линолеумны хәзер бик сирәк кеше генә куллана. Коммерцияле линолеум исә чыдам, танк белән йөрсәң дә берни булмый. Уртача сегменттагы ламинат, линолуем һәм паркетны алсак, ламинат алтын урталыкта. Паркет кыйммәт, аны карарга да кирәк. Ә линолеум арзанрак. Димәк, ламинат отышлырак. 31 класслы ламинат офиста өч елга кадәр, өйдә, дөрес эксплуатацияләгәндә, ике тапкырга озаграк хезмәт итә. Су түгелеп шунда ук сөртеп алмасагыз, ламинат белән хушлашырга да була. 32 класслысы офиста – биш елга, өйдә унбиш елга кадәр түзә. 33 класслысы – унбиш елдан да артыграк торырга мөмкин.
Фото: пиксабей
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев