Бу хакта башкарма комитетның карары чыкты.
Автокалада 1 октябрьдә күпфатирлы йортларга җылы бирелә башлый. Беренче ике атна көйләү эшләренә китәчәк: белгечләр стояклардагы циркуляцияне тикшереп подвалллардагы һаваны чыгарачаклар. Шәһәрдәшләр фатирлардагы батарея краннарын тикшерергә, җылы тиешенчә йөрсен өчен бу краннар ачык булырга тиеш. Җитешсезлекләр ачыкланса идарә итү компанияләренә шалтырату зарур.
Фотолар «Татар-информ»нан алынды.
Нет комментариев