Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язгы ташкынга әзерләнә

Су җыелу куркынычы югары булган участоклар да бар

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән узган киңәшмәдә кар эрү чорында инфраструктураның әзерлеге турында фикер алыштылар. Шәһәр хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Руслан Вильданов бу юнәлештәге эшләр турында  сөйләде. Хәзерге вакытта төп бурыч —эрегән суларның тоткарлыксыз китүен тәэмин итү.

Көчле ташкын булмасын өчен, шәһәр хезмәтләре юллардан, сәүдә үзәкләре һәм җир асты кичүләре яныннан карны чыгаралар. 27 мартка булган мәгълүматларга караганда, кар полигоннарына 49 меңнән артык рейс ясалган — бу 660 мең кубометрдан артык кар дигән сүз.

Чаллыдагы ливневкаларның озынлыгы — 360 чакрымнан артык! Бу 16,5 мең кое, 10,5 мең яңгыр кабул итүче җайланма, 9 насос станциясе һәм 2 пруд-регуляторы.

Автомобиль юллары предприятиесе (ПАД) идарә итүче компанияләр белән берлектә төп проспектларда да, ишегалларында да яңгыр кабул итүчеләрне чистарттылар. Параллель рәвештә эшчеләр отмосткаларны торгызалар һәм кышкы җыештыру вакытында авыр техникадан зыян күргән люкларны алыштыралар.

 Бүгенге көндә ливневкаларны тикшерү һәм чистарту дәвам итә. Ливневка челтәрләрен эксплуатацияләү хезмәте көчәйтелгән эш режимына күчте. Проблемалы участокларда коллекторлар планнан тыш чистартылды. Шактый җимерелгән рәшәткәләр һәм ватылган люк капкалары алыштырылды. Су басуларга тиз арада җавап бирү өчен тәүлек буе дежур тору оештырылды.

Су басу куркынычы югары булган урыннарда өстәмә насослар куела. Бу БСИ ягындагы күпер асты, МИР проспекты буенча берничә урын, Бережок, Энергетик бакчачылык ширкәтләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су басу