Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы йортларында капиталь ремонт башланды

Быел барлыгы 108 күпкатлы йорт төзекләндереләчәк.

54/08 йортында капиталь ремонт башланды. Иң беренче йорт фасадын тәртипкә китерәләр. Аларны базаль плитәләр белән тышлап ясыйлар. Соңыннан штукатурка кулланалар һәм буейлар. Әлеге ысулны куллану нәтиҗәсендә фатирларга салкын керми, ди белгечләр. 

«Эшләр календарь графигы буенча бара. 15 августка ремонтны тәмамларга планлаштырабыз», – ди «Челныстройремонт» идарә итү компаниясенең баш инженеры Руслан Шәйхетдинов. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда быел 108 күпкатлы йорт капиталь төзекләндереләчәк. Йорт түбәсе, фасад тәртипкә китереләчәк. Җылылык, электр белән тәэмин итү системалары, кайнар һәм җылы су торбалалары алыштырылачак, лифтлар яңартылачак. Әлеге максатка 1582,8 млн сум акча бүленеп бирелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев