Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга 2,9 млрд сум акча бүлеп бирелде

“Автомобиль юллары” предприятиесе директоры планнары белән уртаклашты.

Чаллыда Яшьлек, Беляев проспектларын һәм Боровецк күперен төзекләндерәчәкләр. Бу хакта депутатлар комиссиясе утырышында “Автомобиль юллары” предприятиесе директоры Марат Анисимов хәбәр итте. Бу - киләсе елларга планнар. Хәзерге вакытта Хәсән Туфан һәм Вахитов проспектларында капиталь ремонт бара. Яңа асфальт салалар, җәяүлеләр өчен юллар ясыйлар. Төзекләндерү "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" милли проект кысаларында уза. Бу максатка республика бюджетыннан 2,9 млрд сум акча бүлеп бирелде. Республика программасы кысаларында быел Автозавод проспектын һәм Гидростроителей урамын да ремонтлаячаклар. 

Шәһәрдә җир асты кичүләре дә үзгәреш кичерә. “Глобус” тукталышындагы җир асты юлын тулысынча төзекләндерәләр. Аннан ерак түгел “Океан” тукталышындагысын да җиңелчә ремонт көтә. Чиратта тагын 4 объект. Июнь аенда "Домостроителей", Райисполком", "Джумба" һәм "Гидростроителей" җир асты юлларын тәртипкә китерә башлаячаклар. 

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев