Аларны тантаналы шартларда һөнәргә кертеп җибәрделәр.
42нче лицейда яшь укытучыларны һөнәргә кертеп җибәрүгә багышланган чара булды. Яңа уку елында Чаллы мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына югары уку йортлары һәм көллиятләр тәмамлаган 235 яшь белгеч килде.
Шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов, мәгариф хезмәткзрләре профсоюзы һәм яшь педагоглар советы җитәкчеләре аларны котлап, эшләрендә уңышлар теләде. Алар авырлыклардан курыкмаска, артларында ныклы ярдәм барлыгын тоеп эшләргә чакырдылар.
Яшь педагоглар һөнәри ант бирделәр һәм симовлик «белем байрагын» кабул итеп алдылар. Чарада 43 яшь педагогка ТР Мәгариф минитсрлыгының «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе тапшырылды.
Нет комментариев