Фәндәс Морадымовка киләчәктә дә катлаулы хезмәтендә уңышлар телибез.
Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укытучысы Фәндәс Морадымов тормышында шатлыклы вакыйга булды.
Тырыш, максатчан ярдәмчел укытучы республиканың "Яшь мөгаллим" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
"Бу безнең лицей-интернат гаиләсе өчен сөенечле вакыйга. Укучыларның, әти-әниләрнең яраткан укытучысы дәүләт бүләгенә лаек булды. Без Фәндәс Фәрхәт улы белән горурланабыз. Киләчәктә дә бергә эшләргә, яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын", - ди лицей директоры Фирдүсә Әюпова.
Нет комментариев