Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры йортларның подвалларын контрольдә тотарга кушты

Бу су басу очракларын булдырмау максатыннан эшләнә.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә су басуга бәйле мәсьәләләрне контрольдә тотарга кушты. Ул объектларның һәм торак йортларның подвалларын, цоколь катларын һәм урамнардагы яңгыр сулары коеларын тәртиптә тотарга чакырды. 

– Әлегә Чаллыда су ташуга бәйле хәл тыныч. Әмма Россиянең кайбер төбәкләрендә, Дагыстанда һәм Чечен республикасында су басуга бәйле вәзгыять катлаулы. Быел бездә әлегә хәлләр тотрыклы. Шәһәрдәге барлык эшләрне башкардык. Су басарга мөмкин булган урыннарны һәм нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез, – диде Наил Мәһдиев.

Чаллы мэры якын көннәрдә явым-төшем көтеләчәген әйтте. Риск зонасындагы урыннарны «Автомобиль юллары» предприятиесенең контрольдә тотуын искәртте.
Муниципаль учреждениеләр җитәкчеләрен үз территорияләрен контрольдә тотарга чакырды. 
Исегезгә төшереәбез, 2024 елда «Притяжение» торак комплексында Чаллы елгасы ярларыннан ташу сәбәпле, балалар мәйданчыклары, юллар, машиналар су астында калган иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су басу Чаллы мэры