Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрбиләр янына барып кайтты
«Тиз арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр бар», - диде ул.
Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына 777 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән. Бу турыда күптән түгел махсус хәрби операциясендәге егетләргә махсус җиһазлар илтеп тапшырган шәһәр мэры Наил Мәһдиев сөйләде.
«Махсус җиһазлар алырга, гуманитар ярдәм тупларга ярдәм иткән предприятие һәм оешмаларга рәхмәт. Хәрби часть командирлары ярдәм өчен Чаллы халкына рәхмәт әйтте. Чаллыдан, Татарстанның башка район-шәһәрләреннән мобилизацияләнгән егетләр белән очрашып, сөйләштем. Аларда көрәш рухы сизелә. Без аларга кирәкле әйберләрне тапшырдык», – диде ул.
Шәһәр Лисичанск халкын да ярдәменнән ташламый. Барлыгы 340 тонна азык-төлек җибәрелгән. Эшмәкәр Рөстәм Гатин җитәкчелегендәге волонтерлар һәр көнне 10 мең порция кайнар ризык әзерләп, халыкны ашата.
«Хәрбиләргә һәм Лисичанск халкына ярдәм дәвамлы булачак. Без хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм туплыйбыз. Мин бер төркемнең җитәкчеләре белән сөйләштем. Тиз арада хәл итәргә тиешле мәсьәләләр бар. Техник ярдәмне бу атнада җибәрергә кирәк. Андагы шартларның катлаулы икәне билгеле, әмма егетләр хәрби бурычны лаеклы үтиләр. Без аларның җиңүе белән исән-сау кайтуын көтәбез», – диде мэры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев