Якынча 100 кеше «Сәламәтлек – җиңел адым» партия проекты кысаларындагы чираттагы чарада катнашты.
Өлкән яшьтәгәе шәһәрдәшләр иртән җыелып, урманга сәяхәткә киттеләр. Саф һавада скандинав таяклары белән зарядка һәм сулыш гимнастикасы ясадылар. Аралаштылар, гитарага җырлар җырладылар, уйнадылар һәм учак янында кайнар чәй эчеп, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Очрашуга «Табиб белән прогулка» программасының яңа катнашучылары да кушылды. Алар өчен бу бердәм фикердәшләр белән танышу, яңа дуслар табу һәм дус коллективның бер өлеше булу мөмкинлеге иде.
Проект җитәкчесе – «Бердәм Россия» партиясе активисты Александр Зотов. «Сәламәтлек – җиңел адым» проекты шәһәр халкын берләштерә, физик активлыкны сакларга, сәламәтлекне ныгытырга һәм җанлы аралашу өчен мөмкинлек тудыра.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
Нет комментариев