Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятиеләрдә хезмәт хакы 129 процентка арткан

Физик затларның кеременнән бюджетка 2 млрд 642 млн сум салым кергән.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова 2024 елга шәһәр бюджетының 6 айда үтәлеше турында сөйләде. Хисап чорында бюджетның керемнәре 10 млрд 657 млн сумга җиткән, аның үз керемнәре 4 млрд 476 млн сум. Беренче ярты ел нәтиҗәләре буенча үсеш күзәтелә. Бюджетның үз керемнәре 111 процентка үтәлгән. Керем узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1 млрд 749 млн сумга арткан. 

Җир салымы түләү аз булу сәбәпле, бюджетның керем өлеше 71 млн сумга кимегән. «Бу салым 157 млн сум керде. Еллык план 39 процентка үтәлде», – диде финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова. 

Физик затларның кеременнән бюджетка 2 млрд 642 млн сум салым кергән. Еллык план 55 процентка үтәлгән. Бу уртача хезмәт хакының  артуы белән бәйле. «КАМАЗ» ГАҖ, С.П. Титов исемндәге катыргы-кәгазь комбинатында, «РОСТАР» оешмасында, Ремдизель, ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ, ТЭМПО һәм башка сәнәгать предприятиеләрдә уртача  хезмәт хакы 128,9 процентка арткан. 

фото: https://vk.com/nkbk1981 (ЗАОр"НП НЧ КБК им.С.П.Титова"официальная группа)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев