Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятиесе ашханәсендә агуланган эшчеләрдә норовирус ачыкланган

Роспотребнадзор идарәсе яңа мәгълүматлар җиткерде.

Чаллы предприятиеләренең берсендә бер төркем эшчеләрнең агулануы турында язып чыккан идек. (моннан укыгыз) Роспотребнадзор идарәсе бу вакыйга буенча аңлатма бирде. 

Агулану очрагы 14 апрельдә теркәлә. Йогышлы авырулар хастаханәсенә 12 кешене салалар. 7-сендә норовирус ачыклана. 
Норовирус – эчәк инфекциясе, энтеровирусның бер төре. Бу вакытта тән температурасы 38гә кадәр күтәрелә, хәлсезлек күзәтелә, эч бара, күңел болгана, костыра. 
Гадәттә норовирус авыру кеше аша, ул тоткан предметлар яисә пешеп җитмәгән ризык, су аша күчә, ди табиблар.

Роспотребнадзор белгечләре предприятиегә тикшерү белән чыкты. Азык-төлек, суны, дезинфекция чараларын тикшерде. Ашханәдә эшләүчеләр дә читтә калмады. Алар да анализ бирделәр. Нәтиҗәдә, аш-су бүлмәсенең санитар яктан канәгатьләнерлек булмавы ачыкланды. Белгечләр куллану вакыты чыккан һәм маркировкасыз азык-төлеккә тап булды. Шулай ук савыт-саба, инвентарь эшкәртүдә дә кагыйдә бозулар бар. Ашханәдә эшләүче 7 хезмәткәрдә норовирус ачыкланды.

Белгечләр әйтүенчә, күпләп агулануның сәбәбе - ашханә хезмәткәрләренең шәхси гигиена кагыйдәләрен һәм ризык әзерләгәндә санитар таләпләрне бозу. Ашханәдә дезинфекция үткәрделәр. Хәзер әлеге ситуация Роспотребнадзор идарәсе күзәтчелеге астында. 

Исегезгә төшерәбез, бу вакыйга прокуратура һәм тикшерү комитетында да кызыксыну уятты. Чөнки бу әлеге предприятиедә беренче очрак түгел. Узган елның көз аенда ашханәдә тукланып, 250дән артык кеше агуланган иде. 

Моннан тыш, "Рокнроллы" кафесында да 9 кеше агуланып, хастаханәгә эләкте. (моннан укыгыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роспотребнадзор агулану