Чираттагы премьера булды.
8 сентябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында күренекле татар композиторы, Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхин иҗатына багышланган «Хәл бу ки... Рөстәм Яхин» спектакленең премьерасы зур уңыш белән узды.
Зал тулы иде – тамашачылар легендар композиторның язмышы һәм иҗаты турындагы музыкаль драманы зур дулкынлану белән кабул иттеләр. Композиторның мирасы 400 дән артык җыр һәм романсны үз эченә ала.
"Спектакльнең үзенчәлеге шунда: анда бары тик тере тавыш – фонограммасыз, тик артистларның тавышы һәм музыка гына яңгырады. Без моңа шәһәрнең легендар хормейстер Әнәс Фәйрушин җитәкчелегендә ныклап әзерләндек. Рөстәм Яхин җырларын тамашачыларга дөрес итеп җиткерү өчен тырыштык", - ди Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапова.
Тамашачылар режиссёр һәм төп рольне башкаручы Марсель Мөсәвировның эшен, шулай ук театр артистларының җанга үтеп керердәй җырлавын аерым билгеләп үттеләр.
Сүз уңаеннан, Әнәс Фәйрушин композитор Рөстәм Яхин белән шәхсән таныш булган һәм 70 елларда аның белән аралашып яшәгән. Ул Рөстәм Яхинга кушылып җырлау бәхетен дә татыган.
"Хәл бу ки... Рөстәм Яхин» шәһәрнең мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булды.
Чаллы татар дәүләт драма театрының моңа кадәр Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Фатыйх Кәрим турындагы спектакльләрен дә тамашачылар җылы кабул итте.
Фотолар театрдан алынды.
Нет комментариев