Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов: «Әниемнең бүләге җылытып тора»

«Әнием турында әйтер сүзләрем бар...»

– Әнием Филия Хәмит кызы Кинҗәгулова тумышы белән Башкортостанның Благовар районы Балышлы авылыннан. Бүген аңа 57 яшь. Лаеклы ялга чыкканчы ул шактый вакыт шәфкать туташы булып эшләде. Балачактан хәтерлим, уңган-булган, эшкә бик нык иде әнием. Безне дә эш белән тәрбияләде – хәзер сәнгатьтә булсам да, печән дә чабам, балта да тота беләм, төзелешне дә булдырам. Әнием бик матур, моңлы итеп җырлый. Бәлки сәнгатькә тартылуым, мәхәббәтем дә шуннандыр.

Көннәр суытып җибәргәч, әнием миңа ак төстәге йомшак шарф бәйләде, хәзер шуны бәйләп йөрим. Арабыз ерак булса да, мине һәрчак кадерле кешемнең бүләге җылыта. Соңгы елларда Казанда, Чаллыда торсам да, янына кайтып йөрергә тырышам, аны үземә алып киләм, спектальләремне карап, беренче булып бәя бирә. Телефоннан хәбәрләшеп торабыз, эш белән мавыгып, берәр көнне сөйләшергә җай чыкмаса, кыен булып кала. Йомгаклап әйтер сүзем шул – мин әниемне бик нык яратам!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев