Чаллы укытучысы ТР Рәисеннән ярдәм сорады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысы ТР Рәисеннән ярдәм сорады

Яшь укытучыны нинди проблема борчый?

Шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә 52нче мәктәп укытучысы Алия Корбанова чыгыш ясады. Ул Чаллыда мәгариф һәм милли мәсьәләләр турында сөйләде. Бүгенге көндә шәһәрдә 22 милли җәмгыять, бер якшәмбе мәктәбе эшли.

Чаллыда укучыларның 34,36 проценты татар телендә белем ала. Чаллыда 9 яңа мәктәп, 26 балалар бакчасы, ике театр һәм спорт объектлары төзелде. Алия Корбанова ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка татар телен үстерүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде һәм «Яшьлек» һәм «Мәләкәс аръягы» микрорайоннарында яңа мәктәпләр төзүдә ярдәм итүен сорады. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев