Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы волонтёрлары хәрбиләргә тепловизорлар күрми торган япмалар тегә

Беренче партияне махсус хәрби операция зонасына озатканнар.

Җылы оекбашлар, маскировка челтәрләре, тиз пешә торган ашлар, "коры" душлар... Чаллы волонтёрлары ниләр генә ясап җибәрми хәрбиләргә?! Исемлекне дәвам итәргә була. Хәзер алар тепловизор күрми торган япмалар да тегә башлады. 

Активистлар Кама автомеханик техникумда атна саен шимбә көнне очраша. Бер бүлмәдә 4 тегү машинасы. Иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр шәһәрдәшләр башларын күтәрми хәрбиләр өчен тырыша. 

"Тепловизор күрми торган япмаларны (покрывало) командирлар үзләре сорап мөрәҗәгать итте. Хәрбиләр алар белән капланып яшеренә, яраланган солдатларны шуның астына качыра икән. Бер партияне хәрби операция зонасына җибәрдек. Фикерләрен көтәбез. Ошаса, күпләп тегүгә керешәчәкбез. Хәзерге вакытта япмаларның икенче төре өстендә эшлибез. Анда фольгасы икенче төрле булачак.  Шулай ук берничә катлы. Ике каты - махсус фольга, холлофайбер һәм юешләнмәсен өчен баллон тукыма кулланабыз. Максатыбыз - әлеге япмаларны 4 сәгать һәм аннан күбрәк вакытка чыдамлы итү", - дип сөйләде волонтёр Дамира Юрина. 

Дамира ханым техникумда бухгалтер булып эшли. Элек ательеда хезмәт куйган. Шуңа күрә күнекмәләрен изге гамәлдә куллана.

"СВО башлангач, оекбашлар бәйли башладык. Директор моны күреп, "Әйдәгез зуррак эшкә тотыныйк", диде. Аерым бүлмә, тегү машиналары бүлеп бирде. Хәрбиләр өчен йокы капчыклары, носилкалар, яңгырдан саклаучы плащлар тегә башладык. Әлеге плащлар да тепловизорга күренми торганнардан иде. Техникумнан 2 бухгалтер эшлибез. Волонтёрлар килеп ярдәм итә. Элек техникумда инглиз теле укытучысы булып хезмәт куйган Любовь Голубева да актив катнаша", - ди Дамира ханым. 

Мебель фабрикасы волонтёрларга күпләп синтепон тапшырган. Аларны кызлар юрган тегүгә тотарга уйлый. 

Искәртергә кирәк, Кама автомеханик техникумда студентлар да активлык күрсәтә. Окоп шәмнәре ясыйлар, буржуйкалар эретеп ябыштыралар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев