Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 21 яшьлек егетне эзлиләр

Аны күрүчеләрне 102 яки 8-904-767-40-35 телефон номерлары аша шалтыратуларын сорыйлар.

Чаллыда 21 яшьлек Ильмир Шәрәфиев югалган. Ул ГЭС бистәсенең 1нче комплексында яшәгән. 29 октябрьдә көндезге 11:20 минутта йортыннан чыгып киткән. 11:30-12:00 сәгатьләр аралыгында караңгы төстәге «Калина» машинасына утыруы мәгълүм. 

Ул ябык гәүдәле, кара чәчле, коңгырт күзле, сакаллы, буе - 163 см. Ике кулында да аю һәм сәгать рәсемнәре төшерелгән татуировклары бар. Тез буыннары эластик бинт белән уратылган, уң аягының тезендә операциядән соң калган җөй эзе дә бар. 

Ир-ат капюшонлы кара курткадан, караңгы төстәге джинс кепкадан, кара джинс чалбардан була. Аны күрүчеләрне 102 яки 8-904-767-40-35 телефон номерлары аша шалтыратуларын сорыйлар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эзләү югалу бала кеше