Чаллыда 22 яшьлек ир-ат үлгән
Әлегә сәбәбе билгесез.
Чаллының Мәләкәс арьягындагы 21нче бистәдәге бер йортта яшәүчеләр үзенчәлекле искә түзә алмыйча участок полициясен чакырганнар. Хокук саклау хезмәткәрләре 22 яшьлек ир-атны үз фатирында үле килеш тапканнар. Ир бер атна үле килеш яткан. Якынча мәгълүматлар буенча, рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән.
Үлем сәбәпләре әлегә ачыкланмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев