Чаллыда 30 ел буе урлашкан хатын-кызны тоттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 30 ел буе урлашкан хатын-кызны тоттылар

Бу юлы ул кошелёк урлап тотылды.

Чаллыда 46 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгаттылар. Ул Тукай районы кибетендә бер ханымның сумкасыннан кошелёгын урлап чыгып кача. Зыян күрүче моны хәтта сизми кала. Азык-төлекне пакетка салган чагы була. Акча карагы эзенә видеокамералар аша карап чыгалар. 

Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, бу инде беренче шундый очрак түгел. Әлеге хатын-кыз 1994 елдан бирле урлаша. 10нан артык очракта «эләктергәннәр».  

Хатын-кыз гаебен таныган. Кошелёктагы 10 мең сум акчаны ул туздырырга өлгергән. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев