Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 33 яшьлек ир-ат хатынын тешли-тешли кыйнаган

Әлеге инцидент судка барып җитте.

Чаллы судында тормыш иптәшен вәхшиләрчә кыйнаган ир-ат эшен карадылар.

Вакыйга ел башында 39нчы комплекста була. Ир-ат кызып китеп, хатынының ияген сугып сындыра. Хатын-кыз караватка егыла. Ир-ат тынмый. Кулларын тешли-тешли кыйный. Хатын-кызның йөзе, тәне күмгәк була. 

33 яшьлек ир-ат моңарчы да хөкем ителгән булган. Шул исәптән тормыш иптәшенә кул күтәргәне өчен дә. Судта аны 1 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул катгый режимлы төзәтү колониясендә утырачак, дип белдерә Чаллы судының матбугат хезмәте.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев