Чаллыда 43 яшьлек ир-атны инспекторлар куып тотты
Аның гаебе нидә?
Чаллыда исерек машина йөртүчене телеграм-канал аша тоттылар. Хәбәр "Пьяные водители Набережные Челны" телеграм каналына килә. Озак та үтми, "ВАЗ" машинасын йөртүче 43 яшьлек ир-атны кулга алалар. Ул исерек килеш машинада Чулман проспекты буенча хәрәкәт иткән була. Автоинспекторлар хәбәр итүенчә, аның машина йөртү таныклыгы да булмый.
"Исерек лихач административ җаваплылыкка тартылды, машинасы махсус стоянкага озатылды. Бәхеткә, исерек машина йөртүчедән зыян күрүчеләр булмый калды", – ди инспекторлар.
Мондый каналлар Татарстанның һәр районы буенча эшли, дип хәбәр итә ЮХИДИның Яр Чаллы буенча пропаганда бүлеге. Аны табу өчен телеграмга кереп, эзләү юлына ГИБДД дип җыярга һәм кирәкле район исеме белән дәвам итәргә кирәк. Шулай ук гражданнарны кабул итү бүлекләрендә каналны җайлы гына табу өчен куар-кодлар урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев