Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 77 яшьлек бабайны төп башына утырттылар

Ул җиңел генә баемакчы булган.

Чаллыда 77 яшьлек ир-ат мошенниклар тозагына эләкте. Ул билгесез кешеләр счётына 2 млн сумга якын акча күчергән. Бу хакта Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Шәһәрдәш интернетта инвестиция турында белдерү күреп ала. Шуның буенча укырга теләк белдерә. Аның белән элемтәгә чыгалар. Телефонына махсус кушымта булдырырга һәм шунда акча саларга кушалар. Имеш, ул үзеннән-үзе артачак. Ир-ат 2 млн сумга якын акчасын мошенниклар счётына җибәрә. Берсе - Брянск, икенчесе Краснодар өлкәсендә теркәлгән. 

Ир-атның акчасы артмый. Киресенчә, мошенниклар тагын өстәргә кушалар. Шәһәрдәш акчасын кире кайтаруны сорый. Әмма техник проблемаларга сылтап мошенниклар вакытны суза. Ир-ат шунда гына алданганын аңлап ала. Полициягә мөрәҗәгать итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев