Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Әллүки-моңлы көй» ансамбле җитәкчесе вафат булды

Дамирә Әшрәпованың гомере юл-транспорт һәлакәтендә өзелде.

Кичә "Студентлар" урамы тукталышында юл-транспорт һәлакәте булды.

ТР Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 20 яшьлек  шофер "Hyundai" машинасында җәяүлене бәрдерә. Фаҗигане күрүчеләр әйтүенчә, машина хатын-кызны берничә метр өстерәп бара. 

66 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. 

Вафат булган ханым Чаллы мәдәниятендә билгеле кеше - "Әллүки - моңлы көй" ансамбленең җитәкчесе Дамирә Әшрәпова булып чыкты. Бу авыр хәбәрне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Алсу Хәбетдинова җиткерде. 

Дамирә ханым шәһәрдә бик күп яшь талантларга үсәргә, артистларга концертлар оештырырга булышкан кеше. 

"Көтелмәгәндә бик авыр кайгы килде. Дамирә ханым һәлак булды. Ул кешелекле, ярдәмчел, гадел кеше иде. Мин ул оештырган бик күп чараларда алып баручы булып эшләдем. Ул артистларны шәһәр, авылларга концертлар белән алып чыга иде. Урыны җәннәттә булсын", - ди Алсу Хәбетдинова. 

 Дамирә Әшрәпованы 19 ноябрьдә иртәнге 8 сәгатьтә  морг  яныннан соңгы юлга озаталар. Ул туган ягы Башкортостанда җирләнә. 

Урыны җәннәттә булсын, Аллаһ Тәгалә якыннарына сабырлык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

2

17

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр юл-транспорт һәлакәте үлем-китем