Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда баласы башын сугып ярган ананы судка алып килделәр

Аны яклаучы адвокат өй аресты сорап чыкккан иде.

Чаллы судына баласын аңлы рәвештә имгәткән 26 яшьлек ананы алып килделәр. Ул 2 ай буе сак астында булачак. Гаепләнүче һәм аны яклаучы адвокат өй аресты сораганнар иде. 

Исегезгә төшерәбез, аянычлы хәл ял көнендә булды. Исерек хәлдәге ана елаган 4 айлык баласын тынычландыра алмагач, берничә тапкыр катып итеп башына кулы белән суккан. Ярый, бераздан кунакка иптәш кызы килеп кергән. Ул баланың ертылган иренен һәм хәлсез ятуын күреп, табиблар чакырткан. Бу хакта монда яздык. 

Бала хәзерге вакытта РКБда реанимациядә. ТР Тикшерү комитеты белдерүенчә, аның башы җәрәхәтләнгән, баш сөяге сынган. 

Фотолар Чаллы судының матбугат хезмәтеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев